news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда авыл җыеннары үтә - үзара салым акчасының үтәлеше һәм проблемалар тикшерелә

Гражданнар җыенында суррогат алкоголь сатуга һәм малларның иректә утлап йөрүенә кагылышлы фактлар кискен тикшерелде дип яза район газетасы

 (Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Аксубайның район җитәкчелеге катнашында авыл җыеннары үткәрелеп, проблемалар һәм аларны хәл итү турында сөйләштеләр, дип, aksubayevo.ru сайты Иске Үзи, Беловка, Иске Әдәмсуы авыл җирлекләре җыеннары турында хәбәр итә.

Аксубайның Иске Үзидәге гражданнар җыенында башта авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова җирлектә ел башыннан башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Аерым алганда, торак пунктлардагы чүплекләр, зиратлар һәм үләт базлары территорияләрен төзекләндергәннәр, ведомстводагы учреждениеләр территорияләрен яшелләндерү белән шөгыльләнгәннәр, юл буендагы үләннәрне чаптырганнар һәм анда аунап яткан чүп-чарны җыйганнар. 1 августтан җирлектә урам яктырткычларын санагыч җиһазларга тоташтыру эшен (республика программасы буенча) тулысынча төгәлләгәннәр. Барлыгы 2,5 чакрымнан артык озынлыкта 5 үткәргеч сузганнар һәм өстәмә 20 яктырткыч урнаштырганнар. Хәзер җирлектә 48 яктырткыч яна. Хәзерге вакытта Иске Үзи урамнарына ком кертү эшләре алып барыла.

Җирлек буенча җыелган үзара салым акчасы 308 мең сум тәшкил иткән, димәк, ахыр нәтиҗәдә, республика программасы нигезендә бу сумманың 1,5 млн сумга кадәр артуына өметләнергә була. Бу акчаны насос, урамнарны яктырту өчен лампалар сатып алуга, кышкы сезонда юлларны кардан арындыруга һәм торак пунктларның үзәк урамнарына вак таш түшәүгә тотылачак.

Гражданнар җыенында суррогат алкоголь сатуга һәм малларның иректә утлап йөрүенә кагылышлы фактлар кискен тикшерелде.

Беловка авыл җирлегендә үткән гражданнар җыены эшлекле һәм позитив килеп чыкты. Авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов билгеләп үткәнчә, узган чорда авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшырту буенча күп эшләр башкарылган. Беловкада 450 метр, Яңа Үзидә 1500 метр озынлыкта электр үткәргечләр реконструкцияләнгән, 15 яктырткыч куелган. Яңа Үзи, Беловка, Федоровка, Алексеевка, Сергеевка авыллары эчендәге юллар торышына зур игътибар бирелгән.

Ел дәвамында зират территорияләре төзекләндерелгән. Узган елда үзара салым акчасына Яңа Үзи, Алексеевка, Федоровка һәм Сергеевка авыллары урамнарына вак таш җәелгән. Халыктан җыелган һәм республика тарафыннан өстәлгән үзара салым акчасы авыл җирлеге урамнарына вак таш җәюгә тотылачак. Алда торган бурычлар: Яңа Үзи ФАПы түбәсен ремонтлау, Яңа Үзи авыл мәдәният йортының җылыту системасын, тәрәзә һәм ишекләрен алмаштыру, Сергеевка авылы клубы түбәсен төзекләндерү, газ казанын алмаштыру, автолавка оештыру һ.б.лар.

Иске Татар Адәмсуы авыл җирлегенә кергән барлык торак пунктлар халкы Такталы мәдәният йортына җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина чыгышында җирлек тормышына кагылышлы актуаль проблемаларга тукталды.Халык авылларны төзекләндерү буенча икеайлыкта актив катнашты, шуңа бәйле авыллар территориясе чиста, диде. Ул урыннарда шимбә өмәләре оештыруда ярдәм иткән авыл старосталарын билгеләп үтте. Болар – Әсхат Хизбуллин (Иске Татар Адәмсуы), Әсхат Мифтәхов (Яңа Татар Адәмсуы), Хәлим Әхмәтҗанов (Такталы), Госман Гафиятуллин (Түбән Татар Майнасы).

Халыктан җыелган үзара салым акчасы, республикадан өстәлгәнен дә исәпкә алып, 1,4 млн сумнан артык тәшкил иткән. Авыл эчендәге урам юлларының торышы начар булуын истә тотып, әлеге суммага вак таш җәеп, аларны тиешле хәлгә китерү планлаштырыла.

Гражданнар җыенында авыл кешеләре үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр, шул исәптән Яңа Адәмсуында су белән тәэмин ителешнең начар булуын да. Моның нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Җыеннан соң икенче көнне үк “Ремсельбурвод“ белгечләре авылга килеп, скважинаны чистартулары, суүткәргеч эшен җайга салулары билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100