news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда авыл хуҗалыгы объектларын ремонтлаганнар

100 баш терлеккә исәпләнгән ферманы ремонтлауга 1 миллион 200 мең сум акча тотканнар.

Аксубайда авыл хуҗалыгы объектларын ремонтлаганнар
aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/avyl-khualygy-obektlaryn-remontlau-chory

(Аксубай, 19 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районының терлекчелек тармагында биналарны кышлатуга әзерлиләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Биналарны, тирес чыгару, су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау, саву аппаратларына техник хезмәт күрсәтү буенча барлык эшләрне дә техник таләпләрне үтәп һәм вакытында башкарырга кирәк, чөнки фермадагы эш иминлеге, җитештерелгән продукция исәбе һәм сыйфаты ниндидер дәрәҗәдә шуңа бәйле.

"Товарлыклы-сөтчелек фермаларын кышкыга әзерләү эшләре тәмамланды дияргә була. Хуҗалыкларның күбесе терлекчелек объектларында ремонт эшләрен үз көчләре белән башкардылар, дүрт объект кышкыга Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек биналарын капиталь ремонтлау буенча программасы ярдәмендә төзекләндерелде", – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинглау бүлеге җитәкчесе Усман Нигъмәтуллин.

Шул исәптән "Актай" ҖЧҖ, Авдеев КФХсы 100 баш терлеккә исәпләнгән ферманы ремонтлауга 1 миллион 200 мең сум акча тоткан, "Аксубай" АФсы – 100 һәм 200 баш мөгезле эре терлеккә. Шулай ук “Аксубай” АФның “Баланда” бүлегендә ындыр табакларын капиталь ремонтлау республика программасы хисабына ындыр табагы ремонтланды. Ремонт эшләре киеренке барды, нәтиҗәдә әлеге мөһим эшләр урак башланганчыга кадәр төгәлләнде дә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100