news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда автобабай бәйгесендә җиңүче республика этабында районны тәкъдим итәчәк

Бәйге тәҗрибәле машина йөртүчеләрне имин юл хәрәкәтен пропагандалауда катнашуга өндәү максатыннан уздырылды.

(Аксубай, 3 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге үзенчәлекле “Автобабай– 2018“ бәйгесен оештырды, дип яза җирле басма.

Бәйге тәҗрибәле машина йөртүчеләрне имин юл хәрәкәтен пропагандалауда катнашуга өндәү максатыннан уздырылды. Анда 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк Аксубай районы кешеләре катнашты.

Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен һәм автодромда йөртү осталыкларын күрсәтергә тиеш иделәр. Һәр катнашучы беренчелекне башкаларга бирергә теләмәде – чөнки 40-50 еллык машина йөртү стажы бар икән, димәк тәҗрибә дә җитәрлек.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Илһам Вафин беренче урынны яулады, ул “Автобабай – 2018“ бәйгесенең Өлкәннәр көненә туры китерелгән республика этабында районны тәкъдим итәчәк.

Призерларны кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Бүләкләрне аларга Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илнар Камалиев, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Нияз Гыймалетдинов һәм Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе – төркем җитәкчесе (шәхси состав белән эш итү буенча төркем), эчке хезмәт майоры Рамил Зөфәров тапшырдылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100