news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда ашханә 60ка якын хезмәткәрне туклану белән тәэмин итә

Бу ашханәдә пешерелгән ризыклар күп еллар дәвамында искиткеч тәмле булулары белән дан тота.

(Аксубай, 31 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Язгы-кыр эшләренең беренче көненнән үк ашханә хезмәткәрләре өчен дә киеренке чор башлана. Үзәк йортта, Иске Ибрай авылында урнашкан “Аксу Агро“ агрофирмасы ашханәсендә дә шундый мохит хөкем сөрә, дип яза җирле басма.

Бу ашханәдә пешерелгән ризыклар күп еллар дәвамында искиткеч тәмле булулары белән дан тота. Хәзерге вакытта монда яшь коллектив эшли, һәм ул “марка данын“ саклый. Аш бүлмәсендә – 30 градустан артык эссе.

Әмма пешекчеләр моны сизми дә кебек. Матур, энергияләре ташып торган кызлар пешерәләр, кыздыралар. Ашханә мөдире Зөлфия Нигмәтуллина, пешекчеләр Алсу Маталиева һәм Асия Мостафина – кулинария осталары. Алар кыр кампаниясе катнашучылары өчен беренче, икенче ашларны әзерлиләр, тәм-томнар белән сөендерәләр. Ашханә янында хезмәт куйган эшчеләргә урында ук хезмәт күрсәтелә.

Кырларда төрле участокларда эшләүчеләргә – кайнар һәм кичке ашларны җиткереп куялар. Җәйге вакытта ашханә 60ка якын хезмәткәрне тулы кыйммәтле туклану белән тәэмин итә. Һәм механизаторлар да “кызу цех“ осталарының эше белән канәгать.

news_right_1
news_right_2
news_bot