news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда Александр Мальков истәлегенә турнир узды

Футбол кырында якын-тирә авыллардан 4 команда очрашты.

(Аксубай, 11 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубай районы Иске Ильдеряк авыл җирлегенең барлык торак пунктларында яшәүче спорт сөючеләр авылы футбол кырында җыелдылар, дип яза җирле басма.

Анда Чечня вакыйгаларында катнашкан якташыбыз Александр Мальков истәлегенә турнир узды. Турнир катнашучыларын Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы сәламләде. Футбол кырында якын-тирә авыллардан 4 команда очрашты. Киеренке көрәштә Александр Мальковның дуслары уйнаган “Ильдеряково“ командасы беренче урынны алды. Икенче урында – “Сокол“ студентлар командасы. Енорускино авылы җыелма командасы өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләр иганәче Валерий Якушкиннан истәлекле медальләр алдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot