news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубайда агротехниканың кышкы саклауга куелышын тикшерделәр

Бәйге йомгаклары: “Аксу Агро“, Аксубай“ агрофирмалары һәм А.Никитин КФХсы – техниканы кышкы саклауга кую буенча иң яхшы хуҗалыклар.

(Аксубай, 27 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары" Зинаида Леонтьева). Республикада агросәнәгать оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау чорына әзерләү буенча бәйге старт алды. Бу турыда җирле басма яза.

Агротехниканы карау район агрофирмаларында да үтте. Кыр арсеналы торышын махсус комиссия тикшерде. 

Авыл хуҗалыгы машиналарын сыйфатлы саклау – техниканы киләсе ел кыр эшләренә уңышлы әзерләүнең мөһим элементларыннан берсе. Ул аларның эшкә сәләтлелеген югалтуга юл куймый, ремонт чыгымнарын киметә, һәм, ниһаять, максималь куллану срогына йогынты ясый.

Комиссия бөртек урып-җыю комбайннары, азык хәзерләү техникасы, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатлары, саклау өчен салдырылган узеллар һәм детальләр торышына, агрофирмаларның авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләрен үткәрүгә әзерлегенә гадел бәя бирде.

Агрегатларның, авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышы тикшерелде, төрле мәйданчыкларда урнаштырылган агрегатлар тикшерү узды. Бәйге йомгаклары: “Аксу Агро“, Аксубай“ агрофирмалары һәм А.Никитин КФХсы – техниканы кышкы саклауга кую буенча иң яхшы хуҗалыклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot