Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда А.Гуляев исемендәге скверны төзекләндерү концепциясе буенча фикер алыштылар
Паркны төзекләндерү эшләре быелдан башланачак.
(Аксубай, 20 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубай районында Александр Гуляев исемендәге паркны Аксубайда Романов урамы буенча урнашкан элеккеге мәктәп бакчасы территориясендә төзекләндерү ниятләнгән. Төзекләндерү фикерен районның Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тәкъдим итте. Нәкъ менә китапханә якташыбыз, Татарстанның элеккеге урман хуҗалыгы министры Александр Гуляевның исемен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыкты. Бу фикерне район башлыгы Камил Гилманов та хуплады, дип яза район газетасы.
Сүз уңаеннан, Аксубайда өч ел дәвамында Александр Гуляев истәлегенә экологик фестиваль уздырыла, ә менә сквер ял итү урыны гына түгел, фестиваль үткәрү урыны да булыр дип көтелә.
– Аксубайлылар күренекле якташларыбызның исемнәрен онытмаска һәм хөрмәтләргә тиеш. Моның өчен исемнәрне гранит яки мәрмәр ташка уеп язу мөһим түгел (беренче чиратта бу шулай булырга тиеш булса да), ә менә төзекләндерелгән сквер исә кешенең исемен гасырлар дәвамында буыннардан-буыннарга тапшырып киләчәк, – дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов.
Казан архитекторлары скверны ничек күзаллауларын кәгазь битләренә төшергәннәр һәм аксубайлыларны да аның белән таныштырдылар – анда ял итү өчен эскәмияләргә дә, таганнарга да, сулыкка да, хәтта күгәрчен сыннарына да урын табылган. Әмма аларның тәкъдимнәре фикер алышырга килгән аксубайлылар арасында ризасызлык тудырды.
– Бу территориядә зират булган моны аңларга һәм истән чыгармаска кирәк – бу урын шау-шулы, күңел ачу чараларын уздыру урыны була алмый. Шуңа бәйле скверны төзекләндергәндә моны исәпкә алырга кирәк, – дип белдерде Аксубай районы чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев.
Сөйләшүләрдә муниципалитет, авыл яшьләре, укучылар һәм җәмәгать вәкилләре бар иде. Кеше никадәр күп булган саен – фикерләр дә шулкадәр күбрәк була. Тәкъдимнәр төрле булды: агач фигуралар белән “шахмат“ мәйданы булдыру, таганнар урнаштыру, паркны юллар аша балалар һәм хәрби дан парклары белән тоташтыру һәм берничә керү-чыгу юлы белән яшьләр өчен төп ял урыны булдыру, тотып алу, урман җанварларының агач сыннарын урнаштыру.
– Шуны да аңларга кирәк, Гуляев паркы – республиканың урман тармагын үстерүгә үзеннән саллы өлеш керткән танылган шәхес истәлегенә булдырыла. Без бу урынны сквер-тыюлык, сквер-бакча буларак күзаллыйбыз, монда гади чыршылар һәм наратлар гына түгел, ә сирәк очрый торган агачлар утыртылырга тиеш. Әлбәттә инде, парк үзәгендә Александр Гуляев бюсты яки стела урнаштырылырга тиеш. Һичшиксез, эскәмияләр, яктырткычлар урнаштырылсын. Монда сәхнә түгел, ә, әйтик, 30-40 тамашачыга исәпләнелгән урын белән подиум кирәк, монда кешеләр район тарихы һәм аның атаклы кешеләре, Александр Гуляев турында сөйләгәннәрне тыңларга килсеннәр иде. Балалар өчен эшләп килүче балалар паркы бар, анда сәхнә дә, таганнар да урнаштырылган, яшьләр өчен мәйдан, Ленин урамы, ике парк төзекләндерелгән, шау-шулы уеннар өчен мәдәният йорты каршындагы мәйданчык һәм үзәк мәйдан бар. Ә бу сквер шигырьләр сөйләү, әдәби, тарихи һәм экологик квестлар уздыру һәм ял урыны булуын теләр идек без, – дип белдерде сквер булдыру турындагы тәкъдим белән чыккан Ирина Телешева. – Скверда җәй дәвамында мәктәп яны лагерьләрендә ял итүче балалар, пенсионерлар өчен чаралар уздырылыр дип планлаштырыла. Ә сквер үзе алга таба безнең район буенча үзенчәлекле туристик маршрутның башлангыч ноктасы була алыр иде.
Архитекторлар бөтен тәкъдимнәрне игътибар белән тыңладылар, һәм аларны да исәпкә алып, якын арада паркны төзекләндерүнең яңа планын төзергә сүз бирделәр. Паркны төзекләндерү эшләре быелдан башланачак, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз