Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай җыелма командасы футбол кырында - өченче
Байлар Сабасында 2000-2001 елларда туган кызлар арасында республика укучылары Спартакиадасының футбол буенча финал уены узды.
(Аксубай, 10 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Байлар Сабасында 2000-2001 елларда туган кызлар арасында республика укучылары Спартакиадасының футбол буенча финал уены узды. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Валерий Миронов җитәкчелегендәге Аксубай җыелма командасы футбол кырында лаеклы уен күрсәтте, дип яза җирле басма.
Тукай районы футболчы кызлары белән беренче очрашу 1:1 исәбе белән тәмамланды. Актанышлылар белән матчны безнең кызлар 2:1 исәбе, Зәй кызлары белән уенны көндәшләр файдасына 1:0 исәбе белән тәмамладылар. Мамадыш командасын җиңгәннән соң, Балтач һәм кыр хуҗалары белән уеннар тигез исәп белән төгәлләнде. Нәтиҗәдә – өченче приз безнеке булды.
Команда капитаны Альбина Тихейкина – футбол дружинасының иң оста уенчысы. Уенчылар Ангелина Мокеева, Алина Яругина, Снежана Маркелова, Диана Мусина, Эльза Пикмеева, Елена Горбунова һәм капкачы Дарья Леонтьева да район данын яклап лаеклы уен күрсәттеләр, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз