news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай "WorldSkills-2019" флагын кабул итте

Район башлыгы Камил Гилманов Аксубай районы гербын флагка беркетте.

Аксубай "WorldSkills-2019" флагын кабул итте

 (Аксубай, 16 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Светлана Ашаева). Чуаш мәдәниятенең республика бәйрәме кысаларында Аксубайда "WorldSkills-2019" флагын хөрмәтләү тантанасы узды. Флагны район башлыгы Камил Гилманов кабул итте. Ул шулай ук Аксубай районы гербын флагка беркетте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Без флагны кабул итәбез! Эшче һөнәрләр безгә кирәк!" - диде Аксубай районы башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, WorldSkills - халыкара коммерцияле булмаган хәрәкәт, аның максаты - һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрү, заманча эшче һөнәрләрне популярлаштыру, аларның җәмгыятьтә абруен күтәрү һәм яшь инициативалы кешеләрне эшче һөнәрләр алуга җәлеп итү.

Аксубай районына эстафетаны Алексеевск районы тапшырды. Алга таба флаг Чүпрәлегә барачак

Эстафетаның ахыргы ноктасы республика башкаласы булачак, анда WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ачу тантанасы узачак.

Һөнәри осталык буенча 45 нче Дөнья чемпионаты бу елның 22-27 август көннәрендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100