news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай вәкиле “Китапханәче-2014” бөтенроссия конкурсының финалына үтте

Аның ярдәме белән китапханә барлыгы дүрт грант отты

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). “Китапханәче-2014” Бөтенроссия конкурсының финал өлешенә Аксубайдан Алексей Дмитриев та үтте.

Алексей районның китапханә системасында алты ел эшли. 2008 елда китапханәче-программист булып урнаша, ә быелның гыйнвар аенда “Аксубай үзәк китапханәсе” МБУКның мәгълүмати-сервис бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. Параллель рәвештә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының “Мәгълүмати-документ коммуникациясе” факультетында “Мәгълүмати ресурслар менеджеры” белгечлеге ала. Алексей ярдәме белән үзәк китапханә барлыгы дүрт грант отты.

Аксубайлылар Алексей Дмитриев өчен http:/ www.rba сайтының “финалистлар” рубрикасына кереп тавыш бирә ала, дип белдерә Аксубай җирле газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100