news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай укытучылары белем бирү системасы барлыкка килү этапларын сәхнәләштергән

Мәртәбәле жюри педагогларның башкару осталыгын югары бәяләде.

Аксубай укытучылары белем бирү системасы барлыкка килү этапларын сәхнәләштергән
aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/aksubay-pedagoglary-barysy-da-talantly

(Аксубай, 31 март, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районы Мәгариф бүлегенең идарә аппараты, мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, укучылар һәм балалары тамашачыларга белем бирү системасы барлыкка килү этапларын күрсәттеләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Зал тутырып килгән тамашачы һәрбер чыгышны җылы алкышлар белән каршы алды. Бер-бер артлы башкарылган җырлар, биюләр, патриотик темага багышланган номерлар барысы да сокланырлык иде. Мәртәбәле жюри педагогларның башкару осталыгын югары бәяләде.

Район мәгариф бүлеге башлыгы Станислав Зайцев кичәдә катнашучыларны сәламлап, аларның үз эшләренең һөнәри осталары булулары белән бергә артистлык талантына ия булуларын да билгеләп үтте. Ул мәдәният хезмәткәрләренә концерт программасын әзерләүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Мәдәният бүлеге начальнигы Алексей Тимирясов та мәгариф бүлеге вәкилләренә уңышлы чыгыш ясаулары өчен рәхмәтен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100