news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай спортчылары Яңа елны чираттагы җиңүләре белән каршы алдылар

Үз үлчәү категорияләрендә өч укучы беренче урынны алды.

Аксубай спортчылары Яңа елны чираттагы җиңүләре белән каршы алдылар
Александр Скворцов

(Аксубай, 7 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Нурлатта үкән татар милли көрәш буенча район беренчелегендә Аксубай көрәшчеләре беренче урынны яуладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Үз үлчәү категорияләрендә өч беренче урынны районга Илдус Камалов, Халит Нурматов (икесе дә Түбән Татар Майнасы төп мәктәбеннән) һәм Вафин Ильяс (Виталий Тимирясов исемендәге АСОШ №1), икенче урынны – Ильяс Хабибрахманов (Түбән Татар Майнасы төп мәктәбеннән) алып кайттылар.

"Мин барлык спортчыларыбызны җиңү яулаулары белән котлыйм һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәтемне белдерәм", – ди тренер Александр Скворцов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot