news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай спортчылары теннис буенча ярышларда яхшы нәтиҗәгә иреште

35 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә Николай Камбулов бәхәссез җиңү яулады.

(Аксубай, 26 октябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары" Зинаида Леонтьева). Нурлатта өстәл теннисы буенча ачык көч сынашуларда Аксубай спортчылары яхшы нәтиҗәгә ирештеләр. Бу турыда район басмасы яза.

Ярышларда район данын Николай Камбулов, Александр Перепелкин, Сергей Богданов яклады. Аксубайлылар игътибарлы булып, ышанычлы чыгыш ясадылар.

Аксубай спортчыларына уңыш елмайды: 35 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә Николай Камбулов бәхәссез җиңү яулады. Александр Перепелкин өченче урынны алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot