news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай спортчылары чираттагы ярышлардан 9 призлы урынны яулап кайттылар

Шуларның дүртесе – алтын, икесе – көмеш һәм өчесе – бронза. Нурлатта спорт ветераны призына билбау көрәше буенча ярышлар үтте.

(Аксубай, 27 декабрь, "Татар-информ", "Аксубай таңнары"). Аксубай спортчылары чираттагы ярышлардан 9 призлы урынны яулап кайттылар, дип яза җирле басма.

Шуларның дүртесе – алтын, икесе – көмеш һәм өчесе – бронза. Нурлатта спорт ветераны призына билбау көрәше буенча ярышлар үтте. Александр Скворцов тәрбияләгән спортчылар кабаттан район данын лаеклы якладылар. Дмитрий Куклин һәм Станислав Гаврилов (Аксубайның 3нче мәктәбеннән), Ильяс Хәбибрахманов (Татар Майнасы) һәм Шәрбәннән Ильяс Вафин беренче урыннарны яуладылар. Татар Майнасы мәктәбеннән Әхмәт Хәбибрахманов һәм Иван Куклин (1нче Аксубай мәктәбе) – икенче урыннарда. Адель Садыйков (3нче мәктәп), Илдус Камалов (Татар Майнасы мәктәбе) һәм Данил Карпухин (Савгач мәктәбе) – өченче урыннарда. 

news_right_1
news_right_2
news_bot