news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай самбочылары Чистайда җиңү яулаган

Чистай электр челтәрләре “Челтәрләр компаниясе“ филиалы призына самбо буенча XII традицион ачык турнир узды.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Чистай шәһәрендә Чистай электр челтәрләре “Челтәрләр компаниясе“ ачык акционерлык җәмгыяте филиалы призына самбо буенча XII традицион ачык турнир узды. Бу хакта Аксубайның "Авыл таңнары" басмасы хәбәр итә.
Анда йөз иллегә якын спортчы катнашты. Районның Александр Скворцов тәрбияләгән көрәшчеләр ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Түбән Татар Майнасы мәктәбеннән Ильяс Хәбибрахманов абруйлы турнирда беренче урынны алды. Шулай ук Дмитрий Куклин (3нче мәктәп) һәм Юрий Афанасьев (Емелькино мәктәбе) бронза призерлар булды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot