Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай районының Яңа Ибрай авылындагы мәчетнең 25 еллыгын бәйрәм иттеләр
Хәзерге вакытта Яңа Ибрай авылында 3 мәчет эшли.
(Казан, 8 июль, "Татар-информ"). Кичә Аксубай районының Яңа Ибрай авылында 2 нче мәхәллә мәчетенең 25 еллыгын билгеләп үттеләр. Мәчетнең имам-хатыйбы Габбас хәзрәт Шәяхмәтов Коръән аятьләре укыды, аннары Фазыл хәзрәт Шәяхмәтов дога кылды. Тарихчы Шәүкәт Кәбиров кунакларга авыл һәм мәчет тарихын сөйләде. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хәзерге вакытта Яңа Ибрай авылында 3 мәчет эшли. Бу мәчет төзелешенә беренче таш 1994 елда салына. 1750 елда нәкъ менә шул урында иске мәчет була, ул соңрак җимерелә. Мәчеттә борынгы китаплар, кулъязмалар, Коръән тәфсирләре һәм күренекле татар дин әһелләренең башка әсәрләре саклана торган музей урнашкан. Мәчет янында мәдрәсә бинасы бар, анда өлкәннәр дә, балалар да – барлыгы алтмышка якын кеше укый.
Тантаналы чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Аксубай муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Камил Гыйльманов, күрше авыл һәм шәһәр имамнары, авыл халкы һәм башка күп санлы кунаклар – барлыгы йөздән артык кеше катнашты.
Чара ахырында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр (җирлекләр) белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров Габбас хәзрәт һәм Фазыл хәзрәт Шәяхмәтовларга күпьеллык хезмәт эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән аларга "Татарстан өммәте үсешенә өлеш керткән өчен" истәлекле медальләрен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз