news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районының Иске Ибрай авыл җирлеге сөт тапшыру буенча лидер булып тора

Тапшырылган сөт күләме үткән елгы күрсәткечләрдән күбрәк.

 (Аксубай, 18 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районының Иске Ибрай авыл җирлеге сөт тапшыру буенча лидер булып тора. Көн саен аның территориясеннән сөт җыючылар 2600 килограмм сөт җыеп алалар, дип яза җирле басма.

Икенче урында – Беловка авыл җирлеге. Беловка сөт җыючыларының көн нәтиҗәсе – 1800 килограмм.

Иске Татар Адәмсуы авылында көненә 1700 килограмм сөт тапшыралар.

Емелькинолылар, искеильдеряклылар лидерлардан тоннага кимрәк сөт тапшыралар. Болар һәм кайбер башка авыл җирлекләре үткән елның июль ае дәрәҗәсе белән чагыштырганда сөт тапшыруны арттырганнар.

Аксубай районында 4 меңнән артык сыер асрала. 

news_right_1
news_right_2
news_bot