news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районының иң озын гомерле кешесенә юбилей медальләре тапшырдылар

104 яшьлек Миңнезәкия Мөхаммәтзариповага «Бөек Җиңүгә 75 ел» медале һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» күкрәк билгесе тапшырылды.

Аксубай районының иң озын гомерле кешесенә юбилей медальләре тапшырдылар
aksubayevo.ru

(Аксубай, 3 март, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Аксубай районының иң озын гомерле кешесе 104 яшьлек Миңнезәкия Мөхаммәтзариповага «Бөек Җиңүгә 75 ел» медале һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» күкрәк билгесе тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тыл хезмәтчәне әлеге бүләкләрне район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин кулыннан алды.

Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов котлады. Район вәкилләре районның иң өлкән кешесенә иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Миңнезәкия Мөхаммәтзарип кызы Иске Кыязлы авылында дөньяга килгән. Унсигез яшендә Иске Ибрай егете Минзакирга кияүгә чыга. Гаилә бәхетен Бөек Ватан сугышы җимерә. Ирен фронтка алалар һәм аңа исән-сау әйләнеп кайту насыйп булмый, яу кырында башын сала ул. Улын ялгызы үстерә. Колхозда хезмәт куя: сөрә, чәчә, төрле эшләрдә эшли, хезмәт юлын терлекчелектә тәмамлый.

Улы Габдулла да бала чагыннан колхозда эшли, әнисенең терәге була. Бәхетсезлеккә каршы, хатыны бик иртә якты дөньядан китә. Миңнезәкия Мөхамәтзарип кызы улына аның балаларын аякка бастыруда ярдәм итә. Бүген дә оныклары әбиләренең ярдәмен яхшы хәтерлиләр, анарга рәхмәтләре һәм хөрмәтләре чиксез аларның.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100