news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районының “Халык контроле“ дәүләт мәгълүматлар системасына 224 мөрәҗәгать кергән

Аларның күпчелеге (71) территорияләрне төзекләндерүгә кагыла.

(Аксубай, 16 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубай районының “Халык контроле“ дәүләт мәгълүматлар системасына 224 мөрәҗәгать кергән, дип яза җирле басма.

Аларның күпчелеге (71) территорияләрне төзекләндерүгә кагыла. “Популярлык буенча“ икенче урында – муниципаль юлларны ремонтлау һәм сафта тоту (57) һәм юл хәрәкәтен оештыру (48). Мобиль элемтә сыйфатына (16), поликлиника һәм хастаханә эшчәнлегенә (11), су белән тәэмин итүгә, сату кагыйдәләрен бозуга, чүплекләргә, авыл хуҗалыгына кагылышлы мөрәҗәгатьләр дә бар. 224 мөрәҗәгатьтән 172е – чишелгән, 20се – кире кагылган һәм 32се – “планлаштырылган“ категориясендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot