news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында үз йортында ир-ат янып үлгән

Янгын Сосновка авылында беркатлы агач йортта чыккан.

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Аксубай районы Сосновка авылында үз йортында ир-ат янып үлгән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына бүген 7.20 сәгатьтә килгән. Һәлакәт урынына 102 нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре киткән.

Янгын сүндерүчләр килгәнче, күршеләр бер катлы бүрәнә йортта янгынны сүндергәннәр. Мич артындагы такта ятак янган, анда 47 яшьлек йорт хуҗасы йоклаган.

Янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан, дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot