news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында яшәүчеләрне Республика клиник хастаханәсе табиблары тикшерәчәк

Римма Ратникова мобиль поликлиниканы “иң яхшы проект” дип атады.

Аксубай районында яшәүчеләрне Республика клиник хастаханәсе табиблары тикшерәчәк
aksubayevo.ru/

(Аксубай, 16 октябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Өч атна дәвамында "мобиль поликлиника” Аксубай районында эшләячәк. Халыкны Республика клиник хастаханәсенең табиблар бригадалары тикшерәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстанда “Бердәм Россия” инициативасы буенча “Сәламәтлек саклау” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында күчмә сырхауханәләр ярдәмендә авыл халкын медицина тикшерүе проектын эшләтеп җибәрделәр. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм контролендә оештырыла.

Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җитәкчелегендәге бригада белән бергә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова аксубайлыларга “мобиль поликлиника эшен” тәкъдим итте.

Татарстанда “Бердәм Россия” партиясенең “Сәламәт киләчәк” проекты эшли, аны республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев җитәкли. Сәламәтлек, демография, гомер озынлыгын озайту, халык санын арттыру – болар барысы да республика һәм федераль проектлар аша комплекслы хәл ителә.

Римма Ратникова мобиль поликлиниканы “иң яхшы проект” дип атады. Татарстанда мобиль поликлиника табиблары җәй ахырында эшли башладылар, проект халык тарафыннан уңай фикерләр уята. Бигрәк тә ерактагы, заманча медицина җиһазлары күрмәгән өлкәннәр арасында.

Тәгәрмәчләрдәге сырхауханә кешеләргә хроник авыруларны да, беренчел авыруларны да ачыкларга ярдәм итә, шуның белән аларның авыр формаларын булдырмый калырга булыша. Әлки районында яшәүчеләрнең берсе, мобиль поликлиникага сокланып, аны “космос” дип атады.

Республика клиник хастаханә баш табибы аңлатканча, мобиль поликлиника – пилот проекты. Татарстан буенча терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог кабинетлары булган, заманча күчмә диагностик, лаборатор җиһазлар белән җиһазландырылган дүрт мобиль комплекс йөреп тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100