news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында яшәүче 503 кеше бүген сайлауда беренче тапкыр тавыш бирә

Иртәнге 7дә Аксубай районында 47 сайлау участогы ачылды. Шуларның 4се – район үзәгендә, 43е – авылларда.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай районында Бердәм тавыш бирү көнендә 47 сайлау участогы ачылды. Район халкы ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда активлык күрсәтә. Бу хакта «Сельская новь» газетасы яза.

«Участок һәм территориаль сайлау комиссияләре көнне оптимистик рухта башлады. Кешеләр сайлау участокларына алар әле рәсми төстә ачылганчы ук килә башлады – район халкы һәрвакытта да югары гражданлык активлыгы белән аерылып тора», - дип искәртте Аксубай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина.

Иртәнге 7дә Аксубай районында 47 сайлау участогы ачылды. Шуларның 4се – район үзәгендә, 43е – авылларда. Район территориясендә 22 025 сайлаучы теркәлгән. Аксубай районында яшәүче 503 кеше бүген беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Аларның һәркайсын участок сайлау комиссиясе рәисе шәхсән үзе сәламләячәк.

Районның иң өлкән кешесе – Иске Ибрай авылыннан 103 яшьлек Миңнезәкия Мөхәммәтзарипова Татарстан парламентының яңа составы өчен үз өендә тавыш бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100