news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында янгында 48 яшьлек ир-ат һәлак булган

Әлеге фаҗига Подлесная урамындагы 7нче йортта булган.

Аксубай районында янгында 48 яшьлек ир-ат һәлак булган
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Аксубай районында Сосновка авылында янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге фаҗига Подлесная урамындагы 7нче йортта булган.

Агач йортның ике квадрат метрдагы мәйданы янган. Соңыннан 48 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100