Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай районында янгын чыккан йортта ир-ат мәете табылган
Янгын бүген иртән Яңа Кирәмәт авылының Тукай урамында 28 нче йортта чыккан.
(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай районында янгын чыккан бер катлы йортта 49 яшьлек ир-атның мәете табылган. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүген 4.50 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Яңа Кирәмәт авылының Тукай урамында 28 нче йортта бер катлы агач йортның януы турында хәбәр иттеләр», – диелгән министрлык хәбәрендә.
Янгын сүндерүчеләр 10 минутта килеп җиткән. Алар санаулы минутта янгынны сүндергәннәр. Йорт эчендә 49 яшьлек ир-атның мәете табылган. Янгын, тәмәке тартканда, саксызлык аркасында чыккан дип фаразлана.
Янгын 45 кв.метр мәйданга зыян китергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз