Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай районында ябылып торган бала тудыру йортында эшләргә ике акушер-гинеколог килгән
Белгечләрнең берсен Кукмара районыннан «Земский доктор» федераль программасы буенча җәлеп иткәннәр.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Валерия Белова). Гыйнвар аенда вакытлыча ябылган Аксубай бала тудыру йортына Кукмара районыннан һәм Чувашия Республикасыннан ике акушер-гинеколог эшкә килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Аксубай районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Әхмәтшин хәбәр итте.
«Районга ике табиб - акушер-гинеколог килде. Белгечләрнең берсе 44 яшьлек акушер-гинеколог. Без аны «Земский доктор» федераль программасы буенча чакырдык. Белгеч безгә Кукмарадан килде һәм хәзер хатын-кызлар консультациясендә эшли», – дип аңлатты район үзәк хастаханәсенең баш табибы.
Тагын бер белгеч – 54 яшьлек акушер-гинеколог Чувашия Республикасыннан килгән. «Медицина хезмәткәре республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә өстәмә стажировка уза һәм инде ике-өч атнадан районда эшли башлый алачак», – диде Рөстәм Әхмәтшин.
Рөстәм Әхмәтшин сүзләренчә, икенче белгечне дә федераль программа буенча җәлеп итү гамәлдәге яшь буенча чикләүләр аркасында барып чыкмаган. Читтән килгән табиб өчен торак мәсьәләсен Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә хәл итәргә планлаштыралар.
- «Земский доктор» - 50 меңгә кадәр кеше яшәгән Россия авылларына һәм шәһәрләренә белгечләрне җәлеп итү өчен оештырылган программа. Авылга яки кече шәһәргә күчүче табибка бер тапкыр бер миллион сум күләмендә акча бирелә.
Әлегә федераль программада 50 яшьтән өлкәнрәк булмаган белгечләр катнаша ала. Әмма Федераль Җыенга юллама вакытында Россия Президенты Владимир Путин медицинада кадрлар кытлыгы булмасын өчен, «Земский доктор» программасында катнашучыларга яшь чикләүләрен бетерергә кирәклеге турында әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз