news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында яңа уку елына әзерлекне тикшерү башланды

Беренчеләрдән булып белгечләр мәктәп автобусларының җиһазланышына һәм аларның “ГЛОНАСС+112“ ЕГИС системасында эшләвенә бәя бирделәр.

(Аксубай, 6 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Ольга Макарова). Аксубай районында яңа уку елына әзерлекне тикшерү башланды, дип яза җирле басма.

Беренчеләрдән булып белгечләр мәктәп автобусларының җиһазланышына һәм аларның “ГЛОНАСС+112“ ЕГИС системасында эшләвенә бәя бирделәр. Автобусларны Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тикшерде.

Белгечләр шулай ук балаларны ташу өчен билгеләнгән мәктәп автобусларында урнаштырылган хәбәр салу төймәсенең һәм тавыш бирү элемтәсенең эшчәнлеген сынап карадылар. Искә төшерәбез, районда балаларны 17 автобус ташый, һәм аларның барысы да министрлык тарафыннан тикшерү узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot