news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында яңа туган кызын суыкта үләргә калдырган өчен ана кешене хөкем иттеләр

Татар Сөнчәләе авылының 36 яшьлек хатын-кызы шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителде.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай районында яңа туган кызын суыкта үләргә калдырган өчен ана кешене хөкем иткәннәр. Бу хакта “Аксубай” газетасы яза.

Суд билгеләгәнчә, узган ел Руфия Вафина үзенең йөкле икәнлеген белгән. Әлеге фактны гаиләсеннән яшергән. Быел февраль аенда йөклелекнең 36нчы атнасында кыз бала тапкан. Тере баланы чиләккә салып, верандага чыгарып куйган. Анда һава температурсы -8 градус булган. 15 минуттан соң кыз бала өшеп үлгән.

Биш көннән Вафина бала гәүдәсен пакетка төреп, кеше тормаган йорт ишегалдына ыргыттыру өчен улына биргән.

Газета мәгълүматлары буенча, хатын-кызны балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышына берничә тапкыр чакырганнар. Анда ул йөклелелеген кире каккан.

Вафина йөклелелек буенча исәпкә басудан һәм тикшеренүдән баш тарткан. Февраль уртасында исә үзе гинекологтан, эшкә белешмә алу өчен, Аксубай үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында табиб аның берничә көн элек бала табуын ачыклаган. Бала турындагы сорауга ул җавап бирмәгән. Шуннан соң табиб полициягә мөрәҗәгать иткән.

Суд Вафинаны ике елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100