news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында йөк һәм җиңел машиналар бәрелешкән: ике кеше һәлак

“Лада Приора”ның югары тизлеге, йөртүчесенең юлда метеорологик шартларны исәпкә алмавы, каршы як юлга чыгуы һәлакәткә китергән дип фаразлана.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Бүген иртән 8 туларга 10 минутта Чистай – Аксубай – Нурлат трассасының 72 нче чакрымында “Лада Приора” белән идарә иткән 36 яшьлек ир-егет, Нурлат ягыннан Чистайга таба килгәндә, зур тизлектә каршы як юлга чыккан һәм рулендә 28 яшьлек егет барган “Фредлайнер” йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәттә җиңел машинаны йөртүче һәм аның белән барган 1990 елгы пассажир кыз бәрелешкән урында ук үлгән.

Республика ЮХИДИ идарәсендә, җиңел машинаның алгы тәгәрмәчләрендә кышкы шиплы резина, ә арткыларында җәйге резина куелган булуын билгеләп үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot