news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында “Урман атнасы-2018“ республикакүләм табигатьне саклау акциясе башланды

Акция 14 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Аксубай, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районында “Урман атнасы-2018“ республикакүләм табигатьне саклау акциясе башланды.

Урман хезмәткәрләре белән бергә әлеге чарада төрле ведомстволар һәм тармак вәкилләре катнаша. Дәүләт урман сагы инспекторлары атналык кысаларында мәктәп укучылары белән очраштылар, экология темасына әңгәмәләр үткәрделәр; җәмәгать судьялары белән бергә үзәк паркта, Гуляев скверенда зәңгәр чыршылар утырттылар, Иске Кармәт авыл җирлеге хезмәткәрләре белән бергәләшеп “Кармәт“ урманы янындагы ял итү зонасын тәртипкә китерделәр, автомобиль юл буйларын чистарттылар. Акция 14 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot