news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында үткән экспедиция нәтиҗәләре китап булып басылып чыгачак

"Бүгенге көндә алып кайткан материалларны паспортлау, теркәү процессы бара", - ди экспедиция җитәкчесе.

Аксубай районында үткән экспедиция нәтиҗәләре китап булып басылып чыгачак
Султан Исхаков

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан Аксубай районына оештырылган фольклор-этнография экспедициясендә җыелган материаллар китап булып чыгачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә агентлыкта үткән матбугат очрашуында экспедиция җитәкчесе, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Зәлия Брусько сөйләде.

“Материалны фәнни яктан эшкәртеп, җыентыкларга кертеп, шулар буенча конференцияләрдә чыгыш ясау күздә тотыла. Аерым китап чыгару мәсьәләсе дә карала, бик кызыклы булыр иде дип уйлыйм”, - диде Зәлия Брусько.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә алып кайткан материалларны паспортлау, теркәү процессы бара. “Чөнки ул катлаулы һәм күп хезмәт сорый торган эш. Аның һәр материалын жанрларга бүлеп, нәрсә турында икәнен һәм кем сөйләгәнен төгәл язарга кирәк”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100