news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр

Техниканың язгы чәчүгә әзерлегенә кагылышлы хилафлыклар табылмады.

Аксубай районында техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр
aksubayevo.ru/

(Аксубай, 13апрель, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районы агрофирмалары арасында 2019 нчы елның язгы кыр эшләрен үткәрүгә әзерлек буенча смотр – бәйге узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Комиссияне Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Илдус Габдрахманов җитәкләде. Комиссия әгъзалары райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә йөреп чыкты һәм язгы кыр эшләренә техникаларның әзерлеге белән таныштылар.

Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлекләренә бәяләмә бирү буенча комиссия беренче чиратта язгы кампания башлану белән кырга чыгарга тиеш булган авыл хуҗалыгы техникасының һәм тракторларның техник торышына, хезмәт коллективларында хезмәт иминлеген оештыру мәсьәләләренә, күчмә ремонт бригадаларының формалашуына, орлыкларны инкрустацияләүгә, минераль ашламалар белән тәэмин ителешкә зур игътибар бирде.

Беренче булып тикшерүчеләрне “Аксу Агро” агрофирмасында каршы алдылар. Иске Ибрай авылы янында авыл хуҗалыгы техникалары парадын оештырдылар. Заманча тракторларның, машиналарның, туфрак эшкәртүче, төрле модификациядә чәчүче агрегатларның тигез сафы иң таләпчән комиссияне дә канәгать калдырырлык иде. Техниканың язгы чәчүгә әзерлегенә кагылышлы хилафлыклар табылмады.

Комиссия әгъзалары хезмәт иминлеген саклауга бәйле эш белән таныштылар, бөртеклеләр складында булдылар, орлыклык материалның торышын тикшерделәр. Алар бөтенкүләм тикшерү узган һәм чәчүгә әзерләр. Делегация техниканы карап чыкты , остаханәдә, бөртеклеләр складында булды, ремонтчы механизаторлар белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100