news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында су коену сезоны су объектларында имин чор буларак игълан ителде

Район коткаручылары баланы ялгызын яки дуслары белән елга буена ял итәргә яки балык тотарга җибәрәрмәскә киңәш итә.

(Аксубай, 3 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай районында су коену сезоны су объектларында имин чор буларак игълан ителде. Әлеге күрсәтмә гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе тарафыннан кабул ителде, дип яза җирле басма.

– Җәйге сезон – ял итү, гаилә белән табигать кочагына, сулыклар янына чыгу чоры. Ләкин безнең районда сулыкларда су керү өчен санкцияле урыннар юк. Бу турыда кисәтүче аншлаглар һәр сулык янында урнаштырылган булырга тиеш – бу эш район авыл җирлекләре башлыкларына йөкләнгән. Җәйге чор дәвамында коткару хезмәтләренең сулыклар буйлап рейдларга һәм патрульгә чыгулары оештырылачак. Әмма, беренче чиратта, бу чорда суда үзеңне ничек тотуга бәйле катлаулы булмаган кагыйдәләрне кешеләр үзләре үтәргә тиеш, – дип шәрехләде башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов.

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башлана. Район коткаручылары, беренче чиратта, әти- әниләргә су объектларында иминлекне тәэмин итү һәм баланы – ялгызын яки дуслары белән елга буена – ял итәргә яки балык тотарга җибәрүгә юл куймау максатларында әңгәмәләр корырга кирәклеге хакында искәртәләр.

– Әгәр сез гаиләгез белән су буенда ял итәргә планлаштырасыз икән – балалар һәрвакыт күз уңында булырга тиеш, шуны исегездән чыгармагыз, сезнең игътибарсызлык бала гомере белән исәпләнергә мөмкин, – дип искәртә районның баш коткаручысы Руслан Ибляминов. – Җәй – пикниклар һәм бәйрәмнәр чоры, һич кенә дә исерек килеш су коенырга, бигрәк тә таныш булмаган урыннарда суга чумарга ярамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100