news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында үсемлекчелек мәсьәләсе буенча зональ семинар-киңәшмә булды

Фойеда барысының да игътибарына төрле культураларны игүдә куллану өчен химик, биологик препаратлар тәкъдим ителде.

(Аксубай, 19 апрел, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районында үсемлекчелек мәсьәләсе буенча зональ семинар-киңәшмә булды. Анда республиканың Кама арьягы зонасы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар һәм шулай ук авыл хуҗалыгы берләшмәләренең тәэминатчы-партнерлары, Россельхозцентр филиаллары вәкилләре катнашты. Белгечләр очрашуында хуҗалыкларга үсемлекчелек буенча ярдәмгә килүче тәэминатчы компанияләр авыл хуҗалыгы культураларын нәтиҗәле игү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, дип яза җирле басма.

Фойеда барысының да игътибарына төрле культураларны игүдә куллану өчен химик, биологик препаратлар тәкъдим ителде. Күргәзмәдән ТР Россельхозцентр Аксубай филиалының игенчелектә биологияләштерү буенча тәкъдимнәре, теге яки бу матдәләрнең нәтиҗәлелеген дәлилләүче төрле препаратлар кулланып үстерелгән орлык үрнәкләре, корткычларга, үсемлек авыруларына каршы көрәш алымнары белән танышырга мөмкин иде.



Семинар-киңәшмә эшен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды. Үз чыгышында ул 2018 елның авыл хуҗалыгы эшчәнлегендәге аерымлыкларына, игенчелек тармагы алдындагы бурычларны һәм агымдагы елның язгы кыр эшләрен үткәрү моментларына тукталды.
– Узган елда республика яхшы уңыш алуга иреште, сөт җитештерү буенча да без Россиядә алдынгылар рәтендә, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы. – Әмма базар катгый шартлар куя, бездән тагын да нәтиҗәлерәк эш таләп итә.

Илдус Габдрахманов чәчү, туфрак эшкәртү һәм ашламалар кертүгә бәйле алдынгы районнарның тәҗрибәсен кулланырга тәкъдим итте.

– Игенчелек өчен ел имин башлана, – дип билгеләп үтте, киңәшмәдә катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Камил Гилманов. – Дым запасы яхшы, шартларны төгәл үтәгәндә, фәнни яктан расланган препаратларны кулланганда, уңышка ирешеп булачак.

Үсемлекчелек тармагы белгечләре орлыкларның һәм туфракның зарарлануы, авыл хуҗалыгы культураларын саклау принциплары, орлыкларны уяту буенча язгы чаралар үткәрү һәм бердәм шытымнар алу буенча киңәшләр биреп чыгыш ясадылар һәм шулай ук хуҗалыклар белән уртак эштә табышлылык үрнәкләре турында сөйләделәр. Чәчүгә керешкәнчегә кадәр бераз вакыт бар, кырчылыкта яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, үсемлекчелек тармагы эшчеләренә бу вакыт таман гына булачак, дип ассызыкладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100