news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында пенсионерлар ис тиюдән үлгән

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә

(Казан, 7 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә, 6 нчы ноябрь көнне, Аксубай районының Шомыртлы авылындагы йортта 1931 һәм 1939 нчы елгы карт һәм карчыкның үле  гәүдәләре табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, алар икесе дә ис тиеп агулану нәтиҗәсендә вафат булган. Әлеге факт буенча РФ тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү уздырыла.

Үле пенсионерларга туганнары тап була. Көн дәвамында алар ишекләр бикле булганлыктан, хуҗаларның йортына керә алмый. Нәтиҗәдә, тәрәзәне алып куярга мәҗбүр булалар.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Мәетләр экспертизага җибәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100