news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында "Милләтләр кроссында" 4600 дән артык кеше катнашты

Спортчылары югары күрсәткечләргә ирешкән тренерларга район мөхтәсибәтеннән сертификатлар тапшырылды.

Аксубай районында "Милләтләр кроссында" 4600 дән артык кеше катнашты

(Аксубай, 22 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районында "Милләтләр кроссында" 4600 дән артык кеше катнашты.

Сабан туе мәйданы территориясендә җиңел атлетиканы яраткан төрле яшьтәге йөзләгән кеше җыелды: мәктәп укучылары район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, спорт ветераннары. Спорт чарасы район мөхтәсибәте катнашында оештырылды.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мәгълүматларына караганда, Татарстан кроссында район буенча барлыгы 4620 кеше катнашты. Шул исәптән: шәһәр тибындагы Аксубай бистәсеннән – 2780, авыл җирлекләрендә – 1840 кеше.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин спортчыларны узыш шартлары белән таныштырды. Ярышларда катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.

– Сез катнашкан Татарстан кроссы – физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган социаль билгеләнешкә ия чара, – дип билгеләп үтте ул. – Монда җиңү түгел, ә катнашу мөһим.

Шәхси беренчелеккә узышканнан соң, төрле яшь төркемнәрендәге спортчылар арасында катнаш эстафета узды. Кросс тәмамланганнан соң призерларны— медальләр, грамоталар, командаларны кубоклар белән тантаналы төстә бүләкләделәр.

Спортчылары югары күрсәткечләргә ирешкән тренерларга район мөхтәсибәтеннән сертификатлар тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100