news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында машинасы юл кырыена төшеп киткән кыз зыян күргән

Һәлакәт кичә көндез Аксубай һәм Яңа Аксубай бистәләре арасында булган.

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). Аксубай районында юл кырыена төшеп киткән "Лифан” машинасын йөртүче кыз зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт кичә көндез Аксубай һәм Яңа Аксубай бистәләре арасында булган. 26 яшьлек машина йөртүчене Аксубай районы үзәк хастаханәсенә озатканнар.



Урында 102нче номерлы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре, табиблар һәм полиция хезмәткәрләре эшләгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot