news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында малайлар күбрәк туган

Аксубайда яшәүчеләр балаларына Айсар һәм Сәгдан, Даяна һәм Аврора кебек сирәк очрый торган исемнәр кушкан.

Аксубай районында малайлар күбрәк туган
архив

(Аксубай, 16 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Светлана Ашаева). Аксубай районында 2019 елның алты аенда районда 94 бала: 50 малай һәм 44 кыз туган.Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ата-аналар балаларына биргән иң сирәк исемнәр: Валентина һәм Геннадий. Иң гадәти булмаган исемнәр – Айсар һәм Сәгдан, Даяна һәм Аврора.

Аксубайлылар тарафыннан 27 никах теркәлгән, 18 гаилә таркалган, бу исә 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 52 процентка кимрәк.

Трудолюбово авылыннан Николай һәм Лидия Смирновлар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале белән бүләкләнделәр. Алар бергә 50 ел гомер итәләр, 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 8 оныклары бар.

Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге Иске Савруш авылыннан Надежда һәм Андрей Кузьминнар гаиләсен "көмеш туй"лары белән котлап истәлекле бүләк тапшырдылар.

"Гаилә йолалары чишмәсе" иҗади конкурсында катнашкан өчен Рәхмәт хатлары белән Полина һәм Станислав Мулеевлар гаиләсе, Анна һәм Василий Туйкиннар гаиләсе билгеләп үтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot