news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында кадет мәктәбе булырга мөмкин

Районда белем бирү учреждениеләре рейтингында әлеге мәктәп яхшы позициядә тора.

Аксубай районында кадет мәктәбе булырга мөмкин
aksubayevo.ru

(Аксубай, 7 апрель, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). В.Ф.Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе яңа дәрәҗәдәге белем бирү учреждениесе - Росгвардиянең кадет мәктәбе булуга лаек. Бу турыда РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең Татарстан  буенча идарәсе башлыгы урынбасары Рафил Нәбиуллин әйтте, дип яза җирле басма.

Районда белем бирү учреждениеләре рейтингында әлеге мәктәп яхшы позициядә тора. Мәктәп укучылары олимпиада һәм конкурсларның муниципаль һәм республика этапларында призлы урыннар ала һәм бердәм дәүләт имтиханнарында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Иске Мокшино урта мәктәбе һәрвакытта да районда иң яхшы белем бирү учреждениеләр рәтендә булды. Монда тәҗрибәле, үз эшләренең остасы булган педагоглар эшли. Вакытында әлеге мәктәп базасында Иске Мокшино агролицее ачылган иде.

Мәктәп коллективы яңача белем бирү программасын уңышлы үзләштереп эшчәнлеген дәвам итте,- дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Мәктәп һәрвакытта да алга омтыла, шуңа күрә әлеге мәктәп базасында Росгвардия мәктәбе ачу мәсьәләсе республика дәрәҗәсендә уңай хәл ителер дип уйлыйм.

Рафил Нәбиуллин әйтүенчә, Татарстанда Росгвардиянең кадет мәктәбен ачу - тәҗибә проекты булып тора.

Без кадет мәктәбен ачуны нәкъ менә еракта урнашкан төбәкләрдә, районнарда патриотик тәрбиягә игътибар бирү максатыннан ачу вариантларын карыйбыз. Бу укучыларга мәктәптә укыган вакытта ук һөнәр сайлауда бер зур этәргеч булып тора,- дип билгеләп үтте Рафил Нәбиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100