news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында көзге культураларны урып-җыю эшләре тәмамланып килә

Хәзерге вакытта районда барлык мәйданнарның 30 процентыннан артыгында игеннәр җыеп алынган.

Аксубай районында көзге культураларны урып-җыю эшләре тәмамланып килә
agro.tatarstan.ru

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Аксубай муниципаль районында көзге культураларны урып-җыю эшләре тәмамланып килә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

7 августка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда көзге бодай 10 мең гектарга якын мәйданда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 28 центнер тәшкил итә. Арыш уңышы гектарыннан уртача 36,1 центнерга җитә.

«Аксу Агро» ҖЧҖ игенчеләре районда беренчеләрдән булып көзге бодай суктыруны төгәлләде. Уңыш гектарыннан уртача 35 центнер тәшкил итә.

Районда Нью-Холланд 50/80 комбайнында эшләүче Җәүдәт Сафиуллин һәм КЗС -1218-29 комбайнын иярләүче Валерий Ендерюков белән Алексей Кудряшов уракта әйдәп бара. 

Тулаем алганда, бүгенге көндә Аксубай районында барлык мәйданнарның 30 процентыннан артыгында игеннәр җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 28,3 центнер тәшкил итә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot