news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында иртә Болгар чоры каберлеген тапканнар

Барлыгы – 150 каберлек казылган һәм һәрберсенә тамга сугылган.

Аксубай районында иртә Болгар чоры каберлеген тапканнар
aksubayevo.ru

(Аксубай, 22 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай районында Кызыл Тау һәм Яңа Кыязлы авыллары арасында нефтьчеләр торбаүткәргеч сузган вакытта борынгы каберлек табылган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районга бер төркем археологлар килде. Алар ике атна дәвамында төзелеш эшләре барган зонада казу эшләре алып барды. Кырдан өскә таба төрле зурлыктагы кыйблага таба каратылган каберләр сузылган. Бу каберлектә өлкәннәр дә, яшүсмерләр дә, балалар да күмелгән дип фаразлана.

Барлыгы – 150 каберлек казылган һәм һәрберсенә тамга сугылган. Каберлек урыны төп грунттан башка төрле төс белән аерылып тора, ул археологларга аның чикләрен билгеләргә ярдәм иткән. Ләкин археологлар сүзләренә караганда, аның территориясе бик зур, якынча 200 метрдан 300 метрга кадәр җитә.

Археологлар өстәмә тикшерүләр дә үткәрергә ниятли, әмма каберлек булырга тиешле җирлек Иске Кыязлы авылы территориясендә яки ерак түгел урнашкан сыер абзары территориясендә урнашкан дип фаразлыйлар.

Җирлектәге туфрак эре түгел, сөякләрнең сакланышы бик яхшы түгел, әмма шуңа да карамастан, археологлар сүзләренә караганда кыр этабыннан соң материалны камераль эшкәртү этабы булачак, сөякләр ябыштырылачак, баш сөякләре үлчәнәчәк. Барлык антропологик материаллар туплап, бердәм хисапка беркетеләчәк һәм әлеге мәгълүматлар алга таба фәнни тикшеренүләрдә кулланылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100