news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында "Хосусый зат-2019" профилактика операциясе бара

Шәхси хуҗалар һәм юридик затларда булган үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларның техник торышы тикшереләчәк.

(Аксубай, 13 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районында "Хосусый зат-2019" профилактик операциясе бара. Ул 19 июльдә тәмамлана. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Республика профилактика акциясе чорында шәхси хуҗалар һәм юридик затларда булган үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларның техник торышы, техниканы файдалануга рөхсәт язуы, категория белән тракторчы-машинист таныклыгының дәүләт теркәү билгеләре таләпләре нигезендә булуы һәм урнаштырылуы тикшереләчәк.

- Хокук бозуларны ачыклаганда хуҗаларына административ чаралар күреләчәк һәм булган җитешсезлекләрне төзәтүгә күрсәтмә биреләчәк – дип аңлатты Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot