news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында өч меңнән артык йорт утсыз калган

Бүген төнге сәгать өчтә районның 35 торак пунктында электр уты беткән.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Аксубай районында өч меңнән артык йортта электр уты белән тәэмин итү яңадан торгызылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнге сәгать өчтә районның 35 торак пунктында (3 меңнән артык йорт) яшәүчеләр утсыз калган.

Авария хезмәтендә эшләүчеләр ярты сәгать эчендә электр белән тәэмин итүне төзәткән. Хәзерге вакытта белгечләр авариянең сәбәпләрен ачыклый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100