news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында "Автобус" операциясенә нәтиҗә ясалды

Профилактик чара үткәрү башыннан 58 автобус тикшерелгән, шул исәптән заказ буенча йөрүчеләр, пассажир һәм вахта автобуслары.

(Аксубай, 1 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"  ). Аксубай районында 10 ыннан 24 августка кадәр “Автобус“ профилактик операциясе үткәрелде, дип яза җирле басма.

Бу чорда шәхси состав көче шоферларның контрольләүнең техник чаралары – тахографларны кулланып хезмәт һәм ял режимын үтәүләрен тикшерүгә юнәлтелде.

– Автобуслар һәрвакыт аерым игътибар үзәгендә булдылар һәм шулай булып калачак та, чөнки алар кешеләрне, шул исәптән балаларны күпләп утыртып йөртәләр.

Профилактик чара үткәрү башыннан 58 автобус тикшерелгән, шул исәптән заказ буенча йөрүчеләр, пассажир һәм вахта автобуслары. Шунысы сөендерә, автобуслардан файдалануда җитди хилафлыклар табылмаган.

Ике машина йөртүчегә карата административ беркетмә төзелгән. Һәм тагын икесе – транспорт чараларының төзексезлегенә бәйле, – дип шәрехләде Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot