news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында ашлык суктыру комбайны яна башлаган

Сергеевский бистәсе янындагы комбайнның двигателе һәм бункерына ут капкан.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ"). Аксубай районында ашлык суктыру комбайны яна башлаган, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә көндез Сергеевский бистәсе янындагы комбайнга ут кабу турында хәбәр килеп ирешә. Фаҗига булган урынга 102 нче номерлы бүлек һәм Беловка авылы янгын сүндерүчеләре килә.

Аларны комбайн белән идарә итүче 25 яшьлек егет каршылый. Комбайнның двигателенә һәм бункерына ут капкан була. Янгынның гомуми мәйданы 10 квадрат метрны тәшкил иткән.

Янгын сүндерүчеләр өч минут эчендә утны сүндергән. Гадәттән тыш хәл аркасында комбайнның механизмына зыян килгән.

Янгынның сәбәбе – транспорт чарасының техник яктан төзек булмавы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100