news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында "акыллы электр челтәрләре" пәйда булачак

Районда электр белән тәэмин итү ышанычын арттыру буенча августта шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә йөкләнеш сүндергечләрен урнаштыруга керештеләр.

(Аксубай, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Татарстанның электр челтәрләре комплексына интеллектуаль технологияләрне этаплап кертү эшләре Аксубай районында да алып барыла, дип яза җирле басма.

Чистай электр челтәрләренең “Челтәрләр компаниясе“ ААҖ филиалы быел 10 кВ көчәнештәге һава линияләрендә 8 данә йөкләнеш сүндергеч урнаштырырга планлаштыра.

“Акыллы челтәрләр“ элементлары Савруш, Иске Татар Адәмсуы, Такталы, Сосновка авылларында 10 кВ һава линияләрендә урнаштырылган инде.

Районда электр белән тәэмин итү ышанычын арттыру буенча августта шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә йөкләнеш сүндергечләрен урнаштыруга керештеләр. Бу эшне “Энергостройсервис“ ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.

– Бу сүндергечләрне урнаштырганнан соң диспетчер кайда кыскача ялганыш килеп чыкканын күрә алачак һәм, зыян күргән участоктагы сүндергеч, сафта булган челтәрләрне көчәнеш астында калдырып, бары тик зыян күргән участокта гына утны сүндерәчәк, – дип аңлатты Аксубай РЭЧ җитәкчесе Марат Сруретдинов.

– Бу бригадаларга, зыян килгән урынны эзләп вакытны сарыф итмичә, авария булган урынга чыгарга мөмкинлек бирәчәк, бу үз чиратында шулай ук кулланучыларга киеренкелекне бетерү процессын кыскартырга да ярдәм итә.

Диспетчер шулай ук эш урыныннан китеп, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә 10 кВ лы электр тапшыргыч челтәрләре участогында эшләрне башкару өчен, аларны сүндерә һәм кабыза алачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100