news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында 97 яшьлек бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны өйдә тавыш биргән

Елисей Тимирясов үз гомерендә бер генә сайлауны да калдырмаган.

Аксубай районында 97 яшьлек бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны өйдә тавыш биргән
"Аксубай-информ"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Аксубай», Людмила Жаренова). Бүген Аксубай районында 97 яшьлек бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясев сайлауларда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашкан. Ул өйдә тавыш биргән. Бу хакта район басмасы яза.

97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Елисей Тимирясов илнең киләчәге өчен тавыш бирде.

«Үз гомеремдә бер генә сайлауны да калдырмадым. Гомумән алганда, мин бүгенге тормышымнан канәгать, тик үткән совет чоры еллары күңелемә якынрак. Без комсомол, аннары партия тәрбиясе алдык. Һәрберебезнең үз тормыш дәрәҗәсе бар. Әлбәттә инде, тормыш өстенлекләре бераз үзгәрде, шулай ук тормыш та бер урында гына тормый. Күңелемә якын булганны сайлыйм», — дип билгеләп үтте ветеран, диелә әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot