news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районында 48 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән

5200 тоннадан артык печән запасы тупланган.

Аксубай районында 48 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән

(Аксубай, 23 июль, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә азык әзерләү дәвам итә. Бүгенгә район буенча 48 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән, 5200 тоннадан артык печән запасы тупланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Аксубай" агрофирмасының терлек азыгы әзерләүчеләренең сезон башыннан бирле эшләре киеренке. Һава шартлары төрле булуга карамастан, эш халәте кимеми. Игенчеләр техниканы басуга чыгару өчен кояшлы көннәрне максималь файдаланалар. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләре базларына тугыз мең тоннага якын сенаж салынган, бу план күрсәткеченә карата кырык процентка якынны тәшкил итә.

Шулай ук мең ярым тоннадан артык сыйфатлы печән әзерләгән. Терлек азыгы әзерләү һәр бүлектә чират буенча үзәкләштереп алып барыла. Моннан берничә көн элек "Смена" бүлекчәсенең механикалаштырылган отряды "Трудолюбово"га күченде. Алар 4000 тоннага якын сенаж салырга да өлгергән инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100