Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубай районында 3 меңгә якын сайлаучы өйдә тавыш бирде
87 яшьлек Ольга Сергеевна Атряскина бюллетеньны рус телендә генә түгел, татар телендә дә укыды.
(Аксубай, 1 июль, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Россия Конституиясенә төзәтмәләр өчен өйдән чыкмыйча гына да тавыш бирергә мөмкин иде. Аксубай районы сайлаучылары арасыннан 2989 кеше мондый мөмкинлектән файдаланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Озак еллар «Ял пурнасе» газетасын җитәкләгән журналистика ветераны,да өйдә тавыш бирде.
«Бүген минем бәхетле көнем, мин тагын бер чорга кадәр яшәдем һәм ил язмышында катнаша алам. Белемгә, биләгән вазифага, нинди милләттән булуга карамастан, Россия Федерациясенең барлык гражданнарын яклаячак Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирәм», — ди Ольга Сергеевна.
Ул бюллетеньне игътибар белән өйрәнде. Татарстанда яшәүче һәр кеше республика телен сөйләшү дәрәҗәсендә белергә тиешлеген әйтеп, бюллетеньны рус телендә генә түгел, татар телендә дә укыды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз