news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Аксубай районында 2 мең гектарга якын мәйданда көзге чәчү эшләре тәмамланган

Быел район аграрчыларына 17 мең ярымга якын гектарда көзге культуралар чәчү йөкләнгән.

Аксубай районында 2 мең гектарга якын мәйданда көзге чәчү эшләре тәмамланган
aksubayevo.ru/news/sogy-yaalyklar/kzge-chch-bashlan

(Аксубай, 25 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Август аеның икенче ункөнлеге якынлашканда Аксубай районы кырларына чәчү агрегатлары чыкты. Бүгенге көнгә 2000 гектарга якын мәйданда көзге чәчү эшләре тәмамланган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел район аграрчыларына 17 мең ярымга якын гектарда көзге культуралар чәчү йөкләнгән.  «Волга-Селект» ҖЧҖ механизаторлары чәчү эшләрен кызу темпларда алып баралар.

Бу хуҗалыкта көзге культуралар иң зур мәйдан – биш мең ярым гектар биләячәк. Кыр хезмәтчәннәре санаулы көннәр эчендә бу агрочараны 900 гектарга якын мәйданда үткәргәннәр. «Аксу Агро» ҖЧҖ чәчү агрегатлары да эшне ипле алып баралар.

Бу хуҗалыкта бүгенге көнгә көзге культуралар 500 гектардан артык мәйданга чәчелгән. «Аксубай» АФ хезмәтчәннәре дә чәчү эшләре темпын арттыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot