news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай районы үзәк китапханәсендә укучылар "Шигъри дуэль" бәйгесендә ярышты

Иван белән Алинәгә беренче урынны үзара бүлешергә туры килде.

Аксубай районы үзәк китапханәсендә укучылар "Шигъри дуэль" бәйгесендә ярышты
aksubayevo.ru

(Аксубай, 21 гыйнвар, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Зинаида Леонтьева). Аксубай районы үзәк китапханәсе "Шигъри дуэль" дип исемләнгән бергә-бер көрәшү мәйданына әйләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Әдәби кунак бүлмәсе" очрашуының чираттагысына уку залына шигъриятьне үз иткән егет-кызлар җыелды. Кичә программасына исә бик кызыклы ярыш алымнары кертелгән иде. Китапханә хезмәткәре Анна Бикмуллина яшьләр өчен әдәби дуэль әзерләгән. Бергә-бер көрәшергә Кәкре Күл урта белем бирү мәктәбеннән Иван Непомнящий һәм Аксубай беренче санлы урта белем бирү мәктәбе укучысы Алинә Игушкина батырчылык итте.

Беренче раунд – "Визит карточкасы". Катнашучылар үзләре белән таныштырды, укудан бушаган арада нәрсә белән шөгыльләнүләре, мавыгулары турында сөйләде, яраткан шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Икенче раунд – "Декламация". Көндәшләр алдан бирелгән темага (кыш, мәхәббәт) язылган әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды. Монда да тамашачы бик тәэсирләнде.

Өченче раунд – "Шигъри экспромт".Әлеге ярышта залда утыручы һәркем катнашты. Тамашачылар дуэльдә катнашучыларга бик теләп төрле темалар тәкъдим итте. Әмма "Матурлык" темасы өстенлек алды. Яшь каләм ияләре аны ун минут эчендә шигъри юллар белән үстерергә тиеш иде.

Дүртенче раунд – "Мин – актёр!" Яшь әдәбиятчылар арасында актерлык осталыгын күрсәтү ярышы да җанлы итеп оештырылган иде. Алар яраткан шагыйрьләре турында сөйләде, аларның фикерләрен алга сөргән шигырьләрен укыды, иҗатлары белән таныштырды. 

Һәр раундтан соң исә, гомуми тавыш биреп, җиңүче билгеләнде. Шулай итеп, Иван белән Алинәгә беренче урынны үзара бүлешергә туры килде. Аларга район үзәк китапханәсеннән бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100